Менделевич Борис Давыдович

1967 елның 27 июнендә Казанда галимнәр гаиләсендә туа. Әтисе – Давыд Моисеевич, профессор, медицина фәннәре докторы 60 ел буе психиатрия хастаханәсендә эшли һәм Казан медицина университетында белем бирә. Әнисе – Эдит Захаровна, доцент, педагогика фәннәре кандидаты, озак еллар Казан химик-технологик институтының чит телләр кафедрасында эшли.

 

1984 елда Борис Менделевич мәктәпне бетереп С.В.Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина университетында белем ала. Шушы еллар аның актив студентлык чорына туры килә: ул югары уку йортының баскетбол командасында уйный, узешчән коллективлар арасында узучы күпсанлы фестивальләр лауреаты.

 

Институтта укыганда Совет Армиясе сафларына алына. Хәрби хезмәтне Әфганстан республикасында үтә. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашканы өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә.

 

Хәрби хезмәттән соң укуын дәвам итә һәм 1992 елда институтны тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген уку вакытында ук, башта санитар, аннары шәһәр хастаханәсендә медбрат буларак башый. Табиб белгечлеге алгач, 1992 елдан Казан психиатрия хастаханәсендә табиб-психиатр, ә 1994 елдан бүлек мөдире сыйфатында эшли башлый.

 

1999-2006 елларда КГМУ каршындагы фәнни-диагностик үзәктә баш табиб, директор булып эшли. Төрле бәйлелекле авыруларны терелтү буенча эш алып бара. Хезмәт эшчәнлегеннән тыш фәнни эшчәнлек белән дә шөгыльләнә. Күп еллар дәверендә Борис Менделевичның 110 фәнни эше, шул исәптән фәнни монографиясе дә басыла. 1999 елда ул кандидатлык эшен яклый. Әлеге хезмәт «Ииҗтимагый куркыныч гамәлләр кылмаган һәм кылган, ләкин көнчелек идеяләре белән авыручыларның клиник-психопатологик үзенчәлекләре» дип атала. 2010 елда «Балаларга психиатрик ярдәмне камилләштерү кирәклеген фәнни дәлилләү (комплекслы социаль-гигиена һәм медик-оештыру тикшерүе)» темасына докторлык хезмәтен яклый.

 

2006 елда дәүләт хезмәтенә күчә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратында иң элек Премьер-Министрның сәламәтлекне саклау буенча киңәшчесе булып эшли, ә аннары сәламәтлекне саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләре бүлеген җитәкли. Әлеге вазыйфада төп бурычларның берсе – республикада өстенлекле булган илкүләм «Сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыруны координацияләү.

 

2012 елда Россия Президенты администрациясенә эшкә күчә. Биредә 2015 елның ахырына кадәр эчке сәясәт управлениесендә департаментны җитәкли. Хезмәттәшләре белән берлектә Россия Президентының дәүләт эчке сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү буенча конституция белән билгеләнгән вәкаләтләрен мәгълүмати-аналитик һәм оештыру эшен гамәлгә ашыра.

 

2016-2018 елларда АКО «Институт молодежи» җитәкли,  анда яшьләр сәясәтенең актуаль мәсьәләләре буенча тикшеренүләрне координацияли. 28 нче ноябрьдә Россия бердәм сайлау комиссиясе карары белән Борис Менделевичка Россия дәүләт депутаты думасы мандаты бирелә.

 

Дәүләт буләкләре:

  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
  • Татарстанның атказанган табибы;
  • СССР Югары Советының мактау грамотасы;
  • «СССР хәрби хезмәтләренә 70 ел» медале;
  • «Рәхмәтле афган халкынна» медале;
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыту өчен» медале;
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Хобби: спорт белән шөгыльләнә, сәяхәт итәргә ярата, әдәби китаплар укый

Президент Российской Федерации
Государственная Дума Федерального Собрания РФ
Комитет Государственной Думы по охране здоровья
Министерство здравоохранения Российской Федерации
Президент Республики Татарстан
Государственный Совет Республики Татарстан
Министерство здравоохранения Республики Татарстан